Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чемпионат Бөгелмәгә җиңү алып килде

"WorldSkills Russia" һөнәри осталык милли чемпионаты Казанда 19 - 23 май көннәрендә узды. Анда 519 бәйгече 57 компетенциядә көч сынашты. Татарстан эшчеләре бәйгедә 69 медаль яулады. Алар арасында Бөгелмә механика заводының техник конструкторы Алексей Чернуха да бар. Ул көмеш медаль алды. Милли чемпионатны ябу тантанасында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, РФ...

"WorldSkills Russia" һөнәри осталык милли чемпионаты Казанда 19 - 23 май көннәрендә узды. Анда 519 бәйгече 57 компетенциядә көч сынашты.

Татарстан эшчеләре бәйгедә 69 медаль яулады. Алар арасында Бөгелмә механика заводының техник конструкторы Алексей Чернуха да бар. Ул көмеш медаль алды. Милли чемпионатны ябу тантанасында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Ольга Голодец һәм чит ил вәкилләре катнашты. SkillsUSAның башкарма директоры Тим Лоуренс (Бөекбританиядәге Хоффман институтына нигез салучы) чемпионатның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяли һәм үзенең Татарстанның күптәнге тарафдары булуын әйтә: "Минем "КАМАЗ"да эшләп карыйсым һәм Бөгелмәгә сәяхәт кыласым килә", - ди. Ярышта җиңүчеләр Россияне "WorldSkills Competition" чемпионатында тәкъдим итәчәк. Ул Бразилиядә август аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса