Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чананы җәйдән әзерлә: Бөгелмәдә кар чистарту техникасының әзерлеген карадылар

Бөгелмә шәһәре территориясендә кар чистарту белән шөгыльләнүче коммуналь хезмәтләр техникаларын күрсәтү парадын оештырды. Аларның әзерлеген гадәттәгечә, шәһәр мэры Линар Закиров карап үтте.

Кышын юлларның, тротуарларның, ишек алларының, җәмәгатьчелек киңлекләрнең торышын карау өчен комплекслы эш башкарыла. Аңа юлларны һәм тротуарларны кар басудан саклау һәм чистарту, бозлавыклар булдырмау эшләре керә. Болар барысы да машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә киртә тудырмау өчен башкарыла.
Коммуналь хезмәтләр техникаларның бүгенге торышын һәм халәтен күрсәтеп уздылар. Алар бар булган техниканы парадка чыгарган. Махсуслаштырылган техника саны безнең шәһәрдә – 32. Шуларның 90 проценты яңа техника, алар Татарстан Президенты ярдәме беләнбулдырылган дәүләт программасы кысаларында алынган. Кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә, шуңа күрә техниканың әзерлеген без бүгеннән үк карап куябыз, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Линар Закиров.
32 данә техника карау узуда катнашты. Шуларның 9ы идарәче компанияләр һәм ТСЖ милке. Тагын 8 данәсе ишегалларын чистарту өчен арендага алынган. Шәһәр җитәкчелеге техника паркын киңәүте өстендә эшләрне дәвам итәргә ниятли. Техник көчләрдән кала гадәттәгечә кеше ресурслары да кулланылачак. Барлыгы 190 дворник ишегалларында кар ыргыту белән шөгыльләнәчәк. 
 Кышкылыкка 100 тонна реагентлар алынган. Бозлавыклар булдырмас өчен, ком-тоз катнашмасы, сыек һәм каты реагентлар кулланылачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сүзләре буенча, ягулык һәм майлау материаллары да җитәрлек күләмдә сатып алынган. 
Шәһәрдән көрәп алынган кар махсус территориягә чыгарылачак. Ул җирләрнең берсе Березовка авылы территориясендә икенчесе Шончаров урамында. 
Марина Сагитова,
Хакимиятнең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе.
Оксана Гайсина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса