Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаллыда иртән йокыдан уянган балалар фатирда әтисе белән әнисенең мәетен тапкан

Фаҗига Мәләкәс аръягы микрорайонындагы бер йортта килеп чыккан.

Чаллы шәһәрендә ике бала, иртән йокыдан уянгач, әти-әнисенең үлүен күргән.

«Татар-информ» агентлыгына чыганактан билгеле булганча, фаҗига Мәләкәс аръягы микрорайонындагы бер йортта килеп чыккан. 7 һәм 10 яшьлек ике бала иртән әти-әнисенең мәетенә тап булган. Олырагы аларны «уятырга» тырышып караган, әмма файдасы булмаган. Шуннан соң ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар исә ир белән хатынның үлемен раслаган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек ир-ат 35 яшьлек хатынын буып үтергән, шуннан соң үзенә кул салган дип фаразлана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хатынның ире белән аерылышырга ниятләве дә әлеге фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин.

Фаҗига урынына Чаллы прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев барган.

«Ятим калган балаларны урнаштыру мәсьәләсе социаль хезмәтләр компетенциясендә. Прокуратура бу мәсьәләне үз контроленә алды», - диде агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса