Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чагылларда имән ничек үссә

Күңелебезнең иң нечкә кылларын тибрәндереп, сөекле шагыйребезнең туган көне - 20 октябрь җитте. "Су өстендә кояш. Су йөзендә ем-елмаю - шундый хозур, күркәм", - дип язды ул, су өсләреннән туган җирен сыйпап. "Бөек дәрья! Әллә синең дә, дим, гамьсез, шат көннәрең үттеме!" - дип, үзен, бөек алыпларча, дәрьяларга тиңләде. "Шуңа...

Күңелебезнең иң нечкә кылларын тибрәндереп, сөекле шагыйребезнең туган көне - 20 октябрь җитте.
"Су өстендә кояш. Су йөзендә ем-елмаю - шундый хозур, күркәм", - дип язды ул, су өсләреннән туган җирен сыйпап. "Бөек дәрья! Әллә синең дә, дим, гамьсез, шат көннәрең үттеме!" - дип, үзен, бөек алыпларча, дәрьяларга тиңләде. "Шуңа күрә бүген таңнан алып, күкрәгемнән кошлар очырам", - дип, күкрәгенә сыймас шатлыгын чәчте. Нәкъ шулай: диңгезләргә бакты - диңгезләргә сыймады, илаһи курай моңы булып, күкләргә ашты, чагылларда үскән имәндәй, бөтен җиһанга беректе.
Шундый бөек кешеләрнең дә тормышлары безнекенә охшар икән!
Сабан туеннан кайтып киләм...
Көн эссесе инде басылган.
Бөтә нәмәм төгәл, тик нишләптер,
Кәпәч төшеп калган башымнан.
Без дә бит шулай, йөрәгебезне җилкеткән уеннардан бераз талчыгып, мәйданнан читтә калганга чак кына үпкәләп, кәпәчен югалткан бер агай сыман нәүмиз калып, Сабан туеннан кайтып килер идек.
Халык шагыйре бөтен халык кичергән тойгыларны, нәкъ үзенеке итеп, язадыр. Шуңа күрә аны халык та, нәкъ үзенеке итеп, сөя, кабатлый, күңеленнән көйлидер.
Мостай Кәрим - башкорт халкының халык шагыйре.
Раилә ХАФИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса