Чаңгы сезоны ябылды
Үткән шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында чаңгы сезонын ябу тантанасы булды, ярышлар узды. Ир-егетләр ярышында "ЭМЦ", "Родник - 1", "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре командаларына тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан БМЗ һәм "ТНГ-Групп" командалары җиңде. Урта-һөнәри уку йортларының егетләр ярышында беренчелекне БМТ командасы яулады, икенче урында - БИПТ. Кызлар ярышында Бөгелмә медицина училищесы, БИПТ һәм БМТ...
Үткән шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында чаңгы сезонын ябу тантанасы булды, ярышлар узды.
Ир-егетләр ярышында "ЭМЦ", "Родник - 1", "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре командаларына тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан БМЗ һәм "ТНГ-Групп" командалары җиңде. Урта-һөнәри уку йортларының егетләр ярышында беренчелекне БМТ командасы яулады, икенче урында - БИПТ. Кызлар ярышында Бөгелмә медицина училищесы, БИПТ һәм БМТ командалары җиңеп чыкты. Шәһәр мәктәпләре арасында 2 нче лицей, 5 нче һәм 1 нче мәктәп укучылары җиңде. Авыллар ярышында Подгорный, Соколка һәм Наратлы егетләре призлы урыннарны яулады. Кызлардан 8 нче, 1 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары алдынгылар булды. Авыллардан Подгорный, Соколка, Наратлы укучыларына тиңнәр булмады.
Хәер, чаңгы сезоны ябык дип игълан ителсә дә, кар әле тагын мулдан яуды, шуңа күрә рәхәтләнеп чаңгыда шуып калыгыз, сәламәт булыгыз диясе килә.
Руслан Җәләев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа