Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Чаңгы базасы”нда чаңгы сезоны

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин шәһәрдәге спорт һәм ял итү объектларының эш тәртибе турында таныштырды. Бөгелмәлеләрнең яраткан "Чаңгы базасы" инде кар яту белән үк спорт сөючеләрне кабул итә башлады. биредә1, 3, 5 һәм 7,5 километр озынлыктагы чаңгы трассалары бар. Сәгать 9 дан алып...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин шәһәрдәге спорт һәм ял итү объектларының эш тәртибе турында таныштырды. Бөгелмәлеләрнең яраткан "Чаңгы базасы" инде кар яту белән үк спорт сөючеләрне кабул итә башлады. биредә1, 3, 5 һәм 7,5 километр озынлыктагы чаңгы трассалары бар. Сәгать 9 дан алып кичке 5 кә кадәр чаңгыларны алып тору мөмкинлеге бар. Бәяләре исә 100-150 сум тәшкил итә. Кичке вакытта сәгать 8 гә кадәр чаңгы трассаларын яктырталар. Шәһәр мэры Линар Закиров бу вакытны бер сәгатькә булса да озайту чарасын күрү өчен тәкъдимнәр кертүне сорады.

- Күп кеше эштән кайткач кына килә чаңгы шуарга. Сәламәтләндерү үзәге буларак, чаңгы базасын мөмкин кадәр уңайлырак итәргә кирәк, - диде Линар Рөстәмович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса