Чаңгычылар өчен генә түгел
Бөгелмә кышкы спорт сезонын ачуга әзерләнә
Башкарма комитетның спорт һәм туризм эшләре секторы мөдире Аскар Сафин кышка планлаштырылган чаралар турында сөйләде.
— 2024 елда кышкы спорт сезоны 21 декабрьдә башлана, — дип хәбәр итте Әскәр Әнис улы. — Бу көнне «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә шәһәр һәм район мәктәпләре, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең физик культура коллективлары укучылары, шулай ук шәһәр кунаклары арасында чаңгы эстафеталары узачак. Хатын-кызлар командалары өчен дистанция озынлыгы — ике, ир-атлар өчен — өч чакрым.
24–26 декабрь көннәрендә егетләр һәм кызлар арасында халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына чаңгы ярышлары үткәрү планлаштырыла. Бу чара Бөгелмәдә 1988 елдан бирле үткәрелә.
Төп бәйрәм алдыннан, 30 декабрьдә, спорт мәктәпләре укучылары өчен традицион рәвештә «Кыш Бабай призына» Бөгелмә ачык беренчелеге оештырыла. Ярышларның мәртәбәле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы булачак, алар барлык катнашучыларга татлы Яңа ел бүләкләре бүләк итәчәкләр.
«Кичке Бөгелмә» Яңа ел чаңгы ярышы шулай ук 30 декабрьдә узачак, дип сөйләде Әскәр Сафин:
— Республикабызда бердәнбер булган әлеге ярышларның уникальлеге булып тәүлекнең караңгы вакытында трассаны ясалма яктырту тора, бу шәһәр һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышы вәкилләрен генә түгел, ә якын-тирә төбәк вәкилләрен дә җәлеп итә. Әлеге ярышларга тиешле әзерлекләре булган спортчылар кертелә.
2025 елның 30 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр 2004 елның 21 июнендә Чечен Республикасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция полковнигы Фәнис Кәримов истәлегенә республика чаңгы ярышлары узачак. Анда 13–16 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашачак. Ел саен бу ярышларга Казаннан,
Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Түбән Камадан, Зәйдән, Баулыдан һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан 300дән артык катнашучы килә.
Шулай ук февральнең икенче шимбәсендә ел саен чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы кысаларында «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм старт ала.
— Әлеге масс-старт-чаңгы спортын яратучылар өчен зур кышкы бәйрәм. Ел саен анда профессиональ спортчылар да, 10 яшьтән 70 яшькә кадәрге һәвәскәрләр дә катнаша, — дип ассызыклады сектор мөдире.
2025 елда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына ачык республика чаңгы марафоны 47нче мәртәбә узачак. Ул 29 мартка билгеләнгән. Яшьләренә карап, спортчылар ирекле стиль белән 5, 7, 5, 15 һәм 30 километр озынлыктагы дистанцияләрдә ярышачаклар.
Шулай ук Яңа ел һәм бәйрәм көннәрендә барлык теләүчеләр ачык шугалакларда — шәһәрнең үзәк мәйданында, БМЗ стадионында һәм 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә массакүләм шууларда катнаша алачак. Фигуралы шууны яратучылар йөри ала торган боз сарае да эшләячәк.
ФОТО: «Бөгелмә авазы» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia