Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйсезлек баскычлары

Тарих битләреннән: Татарстан суверенитеты һәм суверенитет өчен көрәш юлында булган вакыйгалар турында берничә кыйсса

 Татариядә коммунизм төзи алган булырлар иде...

КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре, СССР дигән галәмәт зур империя башлыгы Леонид Брежнев Казанга, Табеевка еш шылтырата  торган була:

– Фикрәт, бергәләп Белоруссиягә очабыз!

Нәкъ менә шул самолётта очкан чакта Табеев аны “КамАЗ”ның үзәк башта хәл иткәнчә Себердә түгел, ә бездә төзелергә тиешлегенә инандыра.

Фикрәт Әхмәтҗановичның  сүзләренә караганда, Брежневның аңа да, Татариягә дә карашы үзгә була. Республика турында Брежнев бервакыт болай ди:

– Барысы да Татариядәге кебек эшләсәләр, бездә күптәннән коммунизм булыр иде инде!

Нефть чишмәсе кая аккан?

“Татнефть” компаниясенең юбилее... Тантаналы җыелыш мөнбәреннән торып, СССР Госпланының элеккеге рәисе Николай Байбаков сөйли:

– Мин хәзер пенсиядә инде, шуңа күрә сезгә курыкмыйча бер серне ача алам. Советлар Союзының экономикасы 35 ел дәвамында Татарстан нефтендә яшәде!

Республикабыз җитәкчеләре республикага “кидертелгән” “автономия күлмәге”нең җөйләре ничегрәк “шытырдаганны” һәрчак сизеп-тоеп яшәделәр. Чөнки СССР заманында Татарстан Республикасындагы милекнең нибары 2 проценты гына республика карамагында кала, ә шул ук вакытта аның 18 проценты – Россиянеке, 80 проценты СССРныкы иде.

“Мин сезгә ирек бирергә телим...”

1990 елның маенда журналистлар бик тә җык күргән һәм каһәрләнгән, шул сәбәпле халык арасында аеруча популяр булган Борис Ельцинны чын мәгънәсендә ауларга гына торалар иде. Бу “аучылар” арасында “Социалистик Татарстан” газетасының РСФСР халык депутатлары съездларында эшләүче парламент журналисты Габделхак Шәмсетдинов та була. Ельцинның маршрутын өйрәнеп, кабызылган диктофонын тотып, ул да  Ельцинның юлына чыгып баса.

– Югары Совет Рәисе итеп сайлансагыз, – дип мөрәҗәгать итә Шәмсетдинов Борис Николаевичка, – безнең Татарстан союздаш республика булып үзгәрер дигән өметләребез акланырмы?

Утырышлар залына ашыга торган Ельцин җитдиләнеп китә, беркадәр фикер туплый һәм әйтә:

– Мин болай дип саныйм: автономияле республикалар, атап әйткәндә, Татария дә, Башкирия дә суверен булырга һәм союздаш республика статусы алырга тиешләр.

Шул сүзләрне әйтә дә Ельцин ашыгып залга кереп китә. Ә аның сүзләреннән канатланган журналист материалны тизрәк редакциягә тапшырырга ашыга.

Хуш, автономия күлмәге!

1990 елның июне. Республика ТАССР төзелүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Казанда, опера театры бинасында шушы вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш бара. Президиумда Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунаклар утыра. ТАССР Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев доклад укый.

Шул чакта залда утыручыларның кинәт йөзләре үзгәреп китә: берәүләре гаҗәпкә калса, икенчеләрендә яшереп булмаслык курку чагыла. Залдагыларның карашларыннан әсәренгән җитәкчеләр борылып артка карыйлар һәм анда югары яруста ярымай сурәтле яшелле-кызыллы әләмне күреп алалар. Татар Иҗтимагый Үзәге әгъзалары теккән ул флагны Казан егете Тәлгать Бариев элә.

Казан телевидениесе камералары әләмне тамашачыларга кат-кат күрсәтәләр. Ул чорда бары тик СССР флагы – ачык кызыл төстәге комач күреп кенә күнеккән халык арасында республиканың да үз флагы булырга тиеш дигән кыю фикерне кем генә башына кертеп карый алды икән?..

“Милли” флаг ул көнне Шәймиев докладын укып бетергәнче эленеп тора. Шәймиев чыгышын төгәлләүгә, Тәлгать Бариев янына штат киемендәге ике кеше килеп җитә:

– Алыгыз флагны! Әйдәгез безнең белән!.. – Бариев әләмне ала. Аны урамга төрткәләп чыгаралар.

 – Барыгыз! Кабат бирегә аяк басасы булмагыз!

 Суверенитетлар парады турында

Республика суверенитет даулап көрәшкәндә, бар вакыйгаларның да үзәгендә Татарстан Югары Советы Рәисе, хәзер  республика Президенты Минтимер Шәймиев тора. Ул болай дип искә ала:

– Мәскәү төрлечә тәнкыйтьли торган суверенитетлар парадын, суверенитеты турында беренче булып игълан итеп, Россия Федерациясе үзе башлап җибәрде. Татарстан һәм башка республикалар шундый карарны аннан соң гына кабул иттеләр.

Ни өчен шулай эшләдек? Союздаш һәм автоном республикалар  СССР һәм РСФСРның дәүләт төзелешеннән канәгать түгел иделәр. Без республикалар сортларга аерылырга тиеш түгел дип санадык. Безнең республика СССРда хокуксыз иде. Республика хокукларын югарыдан билгеләргә тырышулар бернинди нәтиҗә бирмәде. Демократия эпохасы җиткәч, без моннан соң үзебезнең киләчәкне, халык ихтыярын искә алып, үзебез билгеләячәкбез дип әйтергә мәҗбүр булдык.

Бәхәсләрдән соң – күз яшьләре һәм алкышлар

         Суверенитет турындагы Декларацияне беренче булып кычкырып кем игълан итә? Ул ТАССР Югары Советы депутаты, ракета гаскәрләренең Казан Югары хәрби команда-инженерлык училищесы укытучысы Фәндәс Сафиуллин була.

1990 елның 29 – 30 августында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы суверенитет проблемасын тикшерә. Ахыр чиктә Декларация проекты буенча комиссия төзергә карар итәләр. Комиссия составы билгеләнеп бетте дигәндә, мөнбәргә депутат Анатолий Васильев күтәрелә:

– Мин комиссия составына тирәнтен уйлый, үз фикерен бик эзлекле итеп әйтеп бирә белә торган кеше – депутат Сафиуллинны тәкъдим итәр идем.

Залда гөрләтеп кул чабалар. Рәислек итүче Минтимер Шәймиев депутатларга мондый тәкъдим ясый: “Әгәр сез таләп итәсез икән, беркем дә каршы булмаса, составка кертербез. Әгәр дә инде бер генә кеше булса да каршы икән, кертмибез”. Сафиуллин кандидатурасына берәү дә каршы чыкмый. Сессия трибунасыннан тарихи документның текстын кычкырып укуны да комиссия әгъзалары нәкъ менә Фәндәс Сафиуллинга йөклиләр.

– Бу минем гомеремдәге иң бәхетле мизгелем булды! – ди дистә еллар узгач, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин ул көнне искә алып. – Мин үземне ачык галәмгә чыккан космонавт кебек хис иттем. Шундый бәхет! Ә башымда бер генә уй – укыганда ялгышмасам гына ярар иде! Хисләр хәттин ашып ташыган чак бит...

Сафиуллин Декларация текстының соңгы юлларын укыганда, зал түземсезләнеп аягүрә торып баса һәм алкышлый башлый. Бик озак алкышлый. Бу минутларда бик күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре җемелди...

Депутатларга – музыка!

Казан журналисты, ТР Дәүләт Советында алты ел буе синхрон тәрҗемәче булып эшләгән Тәлгат Бариев Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациясе текстын тикшерү нинди катлаулы шартларда барганлыгын бик ачык хәтерли. Утырыш күп тапкырлар бүленә. Татарстанның кемгә караган субьект икәнлеге турында бик каты бәхәсләр бара: СССРгамы, Россиягәме, әллә... Шул чакта берәү тәкъдим кертә: алда зур үзгәрешләр көтә, әйдәгез, хәзергә Татарстанның кемгә караган субьект икәнлеген күрсәтми торыйк. Беренче карашка аргумент җиңел фикерле булып тоелса да, аның белән барысы да ризалаша һәм кабул итәләр. Ул республика язмышында хәлиткеч роль уйный да.

Декларация кабул итәргә 15 минутлап вакыт калгач, Бариев телефонга ташлана һәм республика радиосына шылтырата башлый. Ниһаять, элемтә ялгана:

– Тиздән кабул итәчәкләр! Сәйдәш маршын эфирга әзерләгез!

Депутатлар Декларацияне кабул итүгә, барлык динамиклардан да данлыклы марш яңгырый башлый...

Бу уникаль Татарстан...

Үзгәртеп кору чорларының башында көнбатыш белгечләре Татарстанда конфликт котылгысыз дип, кат-кат кабатладылар. Чөнки “бүлгәләнгән дөнья” дигән төшенчә бар. Татарлар һәм руслар – икесе ике төрле мәдәният, ике төрле дин ул. Татарлар күп еллар дәвамында империя составында кысрыкланган халык булып яшәде. Ягъни Татарстан – типик бүлгәләнгән җәмгыять.

Конфликтология буенча дөньяның иң яхшы белгече Дональд Хоровиц (АКШ, Гарвард университеты) Казанга беренче тапкыр килгәч, әйтеп куя:

– Сездә конфликт булачак!

Казанга икенче тапкыр килгәч, бер уйланып торганда, тагын әйтеп куя:

– О! Сезнең монда бик кызыклы эксперимент бара.

Ә инде Татарстан Фәннәр академиясе тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов Хоровиц белән Стэндфорд университетында очрашкач, галим бар кеше ишетелерлек итеп белдерү ясый:

– Татарстан бердән – ил эчендә, ә икенчедән – федераль үзәк белән  ничек килешеп яшәргә мөмкин икәнне бөтен дөньяга күрсәткән уникаль үрнәк ул!

Венера Якупованың“Суверенитет турында 100 кыйсса” китабыннан.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса