Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәйрәмнәрдә – хәвеф-хәтәрсез

Быел, ел башыннан алып, Бөгелмәдә барлыгы 141 янгын булган, аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше имгәнгән, тән җәрәхәте алган.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге Яңа 2021 елны каршы алу көннәрендә һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен төрле чаралар комплексы эшләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты быел 25 ноябрьдә республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында карар кабул итте (№1062). Әлеге документ пиротехника әйберләре куллануда билгеле бер чикләүләр кертә. Атап әйткәндә, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары,  ягулык энергетика комплексларына – 500, коммуналь-торак, авыл хуҗалыклары объектлары, кешеләр күпләп урнашкан җирләргә, автоюлларга 50 метрдан да якынрак арада 1–3 класс куркыныч саналган пиротехника әйберләре кулланырга ярамый (бенгаль утлары, шартлаткычлардан тыш). Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга – 2–4  мең, вазифаи затларга – 15–30мең, юридик затларга 400–500 мең сум штраф яный.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан балалар катнашында узачак бәйрәм чараларының урыннары исәпкә алынган. Күмәк чаралар (50 һәм аннан күбрәк балалар белән) 22 мәдәният һәм мәгариф оешмасындаүтәчәк. Әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен карадылар, тикшерделәр,чаралар өчен җаваплылар белән инструктаж үткәрделәр, янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү планнары гамәлдә тикшереп каралды.  

Профилактик карау вакытында төп игътибар янгынга каршы системаларның төзеклегенә, эвакуацияләү юлларына, беренчел янгын сүндерү чараларының ничек эшләвенә  юнәлдерелде. Моннан тыш, кешеләр күпләп җыелып, тамашалар үткәрү вакытында районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм   профилактик  эшбүлеге вазифаи затлары һәм 64нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре кизү торачак.

ТЫЕЛА: тәрәзәләренә рәшәткәләр куелган, эвакуацияләү юлы ишекләре бикле булган бина-бүлмәләрдә чаралар үткәрү; прожекторлар, шәмнәр, шартлаткычлар куллану, фейерверкоештыру, пиротехника әйберләре һәм янгын куркынычы тудыра торган башка әйберләр куллану; чыршыларны утка каршы матдәләр сеңдерелмәгән целлулоид уенчыклар, мамык белән бизәү; балаларга тиз янып китүчән материалдан тегелгән кием кидерергә; ут белән, буяу һәм башка эшләр башкару; рәтләр арасын тарайтып, өстәмә урындыклар, утыргычлар кую; спектакль я тамаша вакытында утны бөтенләй сүндерү; чарага тиешле нормадан артык санда кешеләр кертеп тутыруга юл кую.

Яңа ел чаралары вакытында халык арасындатөрле пиротехника әйберләренә сорау арта һәм алар популяр була.  Кибетләрдә, базарда, башка сәүдә нокталарында пиротехника да, ясалма чыршылар да, уенчыклар да күпләп сатыла башлый һәм моңа бәйле проблемалар да туа. Шуларның берсе – сертификацияләнмәгән, ягъни
гомуми стандартларга туры килми торган сыйфатсыз товарның күпләп тулуы. Андый товарлардан кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә алар балалар кулына эләккәндә.   

Истә тотыгыз, пиротехника әйберләре кулану ТЫЕЛА: биналарда, бүлмәләрдә, функциональ  корылмаларда; шартлаучан һәм тиз янып китүчән объектлар территорияләрендә, тимер юл буе полосаларында, нефть-газ үткәргечләре янында, югары көчәнешле электр чыбыклары астында; бина һәмкорылмаларның түбәләрендә, балконнарда, лоджияләрдә; сәхнә мәйданчыкларында; митинглар, демонстрацияләр, пикетлар үткәргән вакытта; Россия халыкларының кыйммәтле мәдәни-рухи мирас объектлары, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр янында, зиратларда, милли парк-ларда, тыюлыкларда.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының югарыда искә алган карарын үтәү йөзеннән, Бөгелмә муниципаль районы-ның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе хәзерге вакытта шәһәрдә пиротехника әйберләре куллану өчен торак фонд, производство объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан читтә, тиешле таләпләргә җавап бирә торган үзәкләштерелгән урыннарны билгеләде. Алар дүртәү: Үзәк мәйдан, үзәк сулыктагы мәйдан, БМЗ стадионы, балалар паркы мәйданчыгы. Ә тагын бер мәйданчык Карабаш бистәсендә – үзәк мәйданда.

Янгынга каршы махсусрежим гамәлдә булганчакта полиция, янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәр-ләреннән торган патруль төркемнәр эшләячәк, алар тиешсез урыннарда пиротехника әйберләре куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган чакта, тәртип бозучыларга, гамәлдәге закон нигезендә, тиешле чаралар күреләчәк. 

Бары тик барлык таләпләр җиренә җиткереп үтәлгән очракта гына Яңа ел бәйрәмнәре күңелле, бәлаказаларсыз узар. 

Максим ПЕСТЕРЕВ, янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса