Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Татарстанда көндезге максималь һава температурасы - +17..+22, көньяк районнарда +25 градус җылы булачак.
Иртәгә, 30 августа, шулай ук көндез яңгырлар явачак. Кайбер районнарда ул көчле, койма булыр, дип фаразлый синоптиклар.
Һава температурасы 19-20 градус җылы булачак.
Ә инде 31 е көнне җылыта башлый яңгырлар туктый. 1 сентябрь - Корбан бәйрәме һәм Белем көнендә һава шатлары бик яхшы булыр, дип көтелә:
Көн кояшлы һәм температура +23-+25 градус чамасы булачак.