Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәйрәм көнендә Бөгелмәдә янгын чыккан

8 март көнне 23 сәгать 03 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы, Забугоровка авылы, Ленин урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана. Янгын объекты: бер катлы шәхси сарай, агач сарайның түбәсе шифер белән ябылган, газ кертелмәгә, электр үткәрелгән, автоматлаштырылган янгын системасы...

8 март көнне 23 сәгать 03 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы, Забугоровка авылы, Ленин урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана.

Янгын объекты: бер катлы шәхси сарай, агач сарайның түбәсе шифер белән ябылган, газ кертелмәгә, электр үткәрелгән, автоматлаштырылган янгын системасы белән җиһазландырылмаган. Хуҗасы - 1988 елгы хатын-кыз. Милек иминиятләштерелмәгән.

Ут чыгу нәтиҗәсендә сарайның түбәсе, стеналары зыян күрә, хуҗалык инвентарьларына, җиһазларга зыян килә. Янгынның тулаем мәйданы - 32 кв. м.

"Янгынның якынча сәбәбе - электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу", - дип хәбәр итә эчке хезмәт подполковнигы Ю.Б. Костин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса