Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел Татарстанга кергән карбыз-кавында нитратлар юк

Быел республикага китертелгән карбыз-кавында нитратлар табылмаган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә билгеле булды. "Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, көньяк җимешләрендә быел нитратлар юк", - диде Россельхознадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фаттерахманов. - Идарә белгечләре республикага Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән керүче җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә...

Быел республикага китертелгән карбыз-кавында нитратлар табылмаган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, көньяк җимешләрендә быел нитратлар юк", - диде Россельхознадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фаттерахманов. - Идарә белгечләре республикага Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән керүче җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә даими ветеринария-санитария контроле ясап тора. Шулай ук ЮХИДИ постларында да җентекле тикшерү уза. Аларның вет-санитар нормаларга туры килүе һәм карантинлы авырулар, корткычлар алып килү-килмәве дә карала.
Урынбасар сүзләренчә, безгә карбызны Әстерхан һәм Волгоград өлкәсеннән китерәләр. Шулай ук Казахстан карбызы да керә. Быел республикага 170 тоннадан артык Казахстан карбызы килгән.

"Республикага кергән карбыз-кавынны курыкмыйча ашарга була, аларда нитрат юк. Сезон башында үзем шәхсән ветеринария хезмәте белән сөйләштем. Республиканың һәр базарында ветеринария-санитария экспертизасы бар. Анда ветеринарлар-экспертлар эшли. Ул һәр кергән партияне нитратка, ветеринария-санитария документларына тикшерә. Алар ясаган нәтиҗәдән соң гына әлеге җиләк-җимешне сатарга яки базарга чыгармаска дигән карар чыга.

2016 елда Россельхознадзорның Татарстан идарәсе лаборатор тикшерү өчен 55 бакча культурасыннан проба алган. Шуның берсе, составында нитрат табылу сәбәпле, гигиена нормативына туры килмәгән.
Кайда үсүе, сыйфаты һәм куркынычсызлыгын дәлилли торган тиешле документлары булмау аркасында, 15 партия - 459,6 кило карбыз яраксыз дип табылган.

Быел июль аенда 33 кило карбыз һәм кавын юк ителгән. Сәбәбе: сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәлилләүче кәгазьләре булмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X