ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә үтүче "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Бәйгедә катнашучылар һәм җанатарлар йокыга талды ахры, тавыш бирү бик акрын бара. Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, кичәге нәтиҗәләр кебек үк, Сабина Гафорова 59 комментарий белән - беренчелектә, Ксения Богданова 32 комментарий...
ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә үтүче "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Бәйгедә катнашучылар һәм җанатарлар йокыга талды ахры, тавыш бирү бик акрын бара. Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, кичәге нәтиҗәләр кебек үк, Сабина Гафорова 59 комментарий белән - беренчелектә, Ксения Богданова 32 комментарий белән - икенчелектә һәм Зилә Мәгъсумова бер тәүлектә өстәмә 3 комментарий җыеп, 25 комментарий белән өченчелектә бара. Мин барыбер беренче яки икенче дип тынычланып утырмыйк, активрак булыйк, җанатарлар!
Тавыш бирү өчен:
1. "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркеме һәм "Бөгелмә авазы" бите белән дус булырга;
2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Дөньядагы иң гүзәл зат" дигән комментарий калдырырга кирәк.
Тавыш бирү 13 мартта тәмамлана. 14 март көнне, комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.
Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1 500лек, 2 урынга - 1 000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.