Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быелгы яз ялларга бик бай булачак

Яңа елның беренче эш атнасы ике генә көннән торачак, әлбәттә, бу шимбә эшләмәүчеләргә кагыла.

Россия хезмәт министры урынбасары Иван Шкловец быел россиялеләрне 8 кыска эш атнасы көтүе турында хәбәр иткән. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.

Быелгы яз ялларга бик бай булачак.

Бу бәйрәмнәрнең ял көннәренә туры килү сәбәпле, яллар күчерелгәнлектән шулай булачак.

Календарь буенча Татарстанда гыйнвар, февраль  март, апрель, май, июнь, июль, ноябрь айларында 8 кыска эш атнасы булачак.

Февральнең соңгы эш атнасы дүрт кенә көннән торачак. Мартның икенче атнасында да эш көне дүртәү генә булачак.  Апрельнең 27сеннән 30 апреленә кадәр булган атнада шулай ук дүрт кенә эш көне көтелә.

4 һәм 5 гыйнвар яллары майга күчерелгәнлектән майның беренче эш атнасы өч кенә көнле була - 6сыннан 8енә кадәр эшлибез.
    
Җәен кыскартылган эш атнасы июньдә (Россия көне) һәм Татарстанда - 31 июльдә (Корбан бәйрәм) көтелә.  

Көзен Халыклар бердәмлеге көне эш атнасын икегә бүләчәк: 2-3се һәм 5-6сы эш көннәре булачак. Ә Татарстанда 6сы - Татарстан Конституциясе көнендә ял итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса