Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 100 ел
Агросәнәгать форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының 100 еллык тарихына багышланган күргәзмәсе ачылды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. 1920 елның 27 маенда игенчелек буенча Халык комиссариаты оештырыла. Министрлык тарафыннан ел дәвамында барлык авыл хуҗалыгы ветераннарын тәбрик итәргә ниятлиләр. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ведомствоның 12 февральдә узган коллегиясендә шулай дип белдерде.
Агросәнәгать форумы кысаларында, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының 100 еллык тарихына багышланган күргәзмәсе ачылды. Экспозиция стендлары республикада яшәүчеләргә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең республика тарихында уйнаган мөһим роле хакында искәртеп тора.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәт кешеләре рубрикасында Татарстанның 100 еллык тарихындагы легендар шәхесләр турында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа