Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел Татарстанда яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны кимегән

Республика онкология диспансеры үлем күрсәткече буенча индикаторны үтәгән.

 Быел Татарстанда онкологик авырулардан үлем очраклары саны кимегән. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Онкологик авырулар арта, ләкин бу бит чирне күбрәк ачыклау хисабына арта. Ә үлем кими бара, бүген бу күрсәткеч 100 мең кешегә 188 нисбәтендә. Быел без 190 күрсәткеченә ирешергә тиеш идек. Димәк, план артыгы белән башкарылган», — диде Илгиз Һидиятов.

Баш табиб Россиянең онкологик авыруларга каршы көрәш программасында 4 индикатор булганын, республиканың барлык 4 индикаторы да «яшел зонада» булганын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса