Быел Татарстанда пенсияләр уртача 1000 сумга артты
Социаль пенсияләр апрельдә 2,6 процентка индексацияләнәчәк.
1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү шартлары үзгәрде. Бу хакта бүген Казанда узган киңәйтелгән утырышта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Быел пенсиягә 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар чыгачак. Ким дигәндә 12 ел хезмәт стажы һәм 21дән ким булмаган пенсия коэффициенты кирәк булачак. Иминият пенсияләре гыйнвар аенда 6,3 процентка индексацияләнде. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә һәр пенсионерның шәхси һәм ул өстәмә үзе ала торган пенсия күләменә бәйле. Өстәмәнең уртача күләме якынча 1000 сум тәшкил итте. Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль түләүләр, апрель аенда якынча 2,6 процентка индексацияләнә», - дип сөйләде Вафин.
Спикер, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы саналуын әйтте. 2021 елда ул 8423 сум тәшкил итә. Быел Россия Пенсия фонды Татарстан бүлеге хезмәткәрләренең бурычы - гариза бирмәгән хәлдә федераль социаль өстәмә билгеләүгә күчү, дип искәртте Вафин.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа