Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә АИГЕЛ татарча гына җырлаячак

Фестивальнең программасы билгеле.

Казанда яшәүче текстлар авторы Айгөл Гайсина һәм Санкт-Петербург музыканты Илья Барамиянең «АИГЕЛ» иҗади дуэты быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә татар телендә генә чыгыш ясаячак. Дуэт башка елларда җырларын рус һәм татар телләрендә тәкъдим итә иде.

«Фестивальнең махсус кунагы — „АИГЕЛ“ электрон хип-хоп дуэт дуэты. „Вечерний Ургант“ тапшыруында төркем татарча җырлардан төзелгән яңа „Пыяла“ альбомын тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, күп дуэтлар, яңа башкаручылар булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә акцияне оештыручы, рок-музыкант Рәдиф Кашапов.

Аның сүзләренчә, акция 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать янында башлана, финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбәрәкҗан алып бара.

Акция барышында «Тяжело с татарским» антипремиясе (республиканың дәүләт телләрендә мәгълүмат бирмәүче дәүләт оешмаларының антирейтингы), «Татар-Дозор — 2021» квест-уены җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Оештыручылар фестивальне концерт белән төгәлләнәчәген әйтә. «Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Акциянең музыкаль бизәлешен Yummy Music лейблы башкара», — диелә хәбәрдә.

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һ.б. чыгыш ясаячак. Концерт барышында «Ялкын» журналы белән уртак интернет-бәйгегә старт биреләчәк һәм төрле бүләкләр тапшырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса