Быел Бөгелмәдә республика программасы буенча 22 күп фатирлы йортны ремонтлаячаклар
Шуларның 20се шәһәр чикләрендәге йортлар һәм районның авыл җирлекләрендәге 2 торак йорт — Зеленая роща авылында һәм Прогресс бистәсендә.
2023 елда Бөгелмә муниципаль районында республика программасы кысаларында 22 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланачак. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Шуларның 20се шәһәр чикләрендәге йортлар һәм районның авыл җирлекләрендәге 2 торак йорт — Зеленая роща авылында һәм Прогресс бистәсендә.
Программаны тормышка ашыру барышында түбәндәге эшләр башкарылачак:
- 8 объектта түбә ремонтлау буенча;
- 14 объектта фасадны ремонтлау буенча;
- 13 күпфатирлы йортта электр белән тәэмин итү челтәрен алыштыру буенча;
- йорт эчендәге челтәрләрне алыштыру буенча-14 объектта;
- лифт җиһазларын алыштыру буенча-2 йортта.
Подрядчы оешмалар эшкә 2023 елның беренче кварталында керешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа