Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бушлай дарулар алу хокукы

Социаль хезмәтләр җыелмасына Россия гражданнарының ташламалы категорияләре туры килә.

1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучылар социаль пакет белән акчалата компенсация арасыннан берсен сайлап алырга тиеш. Социаль хезмәтләр җыелмасына Россия гражданнарының ташламалы категорияләре туры килә. Алар дарулар һәм медицина продуктларын бушлай ала ала.
2022 елга булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә районында барлыгы 7 957 федераль ташламалы хезмәтләргә ия булучылар яши. Шуларның 2 507се социаль хезмәтләр җыелмасын ала, калганнарына агымдагы елда акчалата компенсация түлиләр.
Федераль ташламаларга ия булучыларга сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, шул исәптән Ленинград блокадасында катнашучылар да керә.
-    Ел саен һәр ташлама иясе аның урынына социаль пакет яки акчалата компенсация арасыннан берсен сайлый ала. Хезмәтләр исемлегенә шифаханәгә юллама бирү, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалау урынына бару һәм кире кайту керә, ләкин иң мөһиме – дарулар белән тәэмин итү. Ташламалы категория гражданнар, бәясенә карамастан, барлык әйберләрне бушлай алалар, - дип билгеләп үтә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Светлана Голубцова.
Татарстанда яшәүчеләр өчен акчалата компенсация хәзер 1 011 сум 64 тиен тәшкил итә. Аны сайлаган кешегә бу сумма ел дәвамында түләнә. Шул ук вакытта ул бюджет хисабына кыйммәтле препаратлар алу мөмкинлеген югалтачак.
- Сәламәтлек кешегә аеруча борчу тудырганчы, ул социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата компенсация белән алыштырырга мөмкин, - дип билгеләп үтә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең табибы Татьяна Авдонина. – Әгәр кинәт хәле начарайса, авыру көчәя башлый, катлауланулар яки яңа каты чирләр барлыкка килә, дәвалану өчен компенсация акчасы гына җитми. Бу аеруча яман шеш авырулары, шикәр диабеты, хроник бөер җитешсезлеге аркасында сизелә, анда дәвалау бәясе аена берничә дистә мең сумнан артып китә. Гаилә бюджеты өчен мондый акча йөге бик авыр булырга мөмкин. Социаль пакетны сайлаган ташламаларга ия булучылар исә барлык мөһим дару препаратларын бушлай алалар. Дәүләт мондый пациентларның хәлен яхшыртырга һәм гомерләрен озайтырга булыша. 
Социаль пакетны яки компенсация акчасын елына бер тапкыр гына - 1 октябрьгә кадәр сайлап алырга мөмкин, аннан соң, киләсе елның шул вакытына кадәр ул кеше карарын үзгәртә алмаячак. Ягъни ташламадан файдаланучының быелгы ел дәвамында сәламәтлеге белән җитди проблемалары килеп чыкса, ә ул компенсация сайлаган икән, бушлай дарулар ала алмаячак, аларны үзең сатып алырга туры киләчәк.
Узган ел социаль пакет урынына акча сайлаган ташламаларга ия булучылар быел 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итә һәм социаль хезмәтләр файдасына акчалата компенсациядән баш тарта ала. Ә моңа кадәр даруларны сайлаган бөгелмәлеләргә бернәрсә дә эшләргә кирәкми, аларның карары автоматик рәвештә озайтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса