Бурычка бирү һәм бурычны кайтару әдәпләре
Аллаһы кануннары кешеләрнең динен, җаннарын, малын, намусын, акылларын саклар өчен бирелгән.
Кешенең күңеленә иң кадерле булган нәрсәләрнең берсе — дөнья малы, торак, мал-туар кием һәм башка матди нәрсәләр. Шушы нәрсәләрне югалту кешенең йөрәгенә бик авыр. Шуңа динебез бурыч мәсьәләсенә зур әһәмият биргән; бурычка биргән, аны алган кешегә дә төрле-төрле кагыйдәләр өйрәткән. Шунысы кызык Коръәндә иң озын аять — бурыч бирү хакында. Бу аятьтә бурыч биргәндә килешүне кәгазъдә теркәп кую хуп күрелә (фарыз булмаса да). Шулай ук ике ир, йә бер ир һәм ике хатын моңа шаһитлык кылып куярга тиеш. Шулай эшләнсә, бурыч биргән кеше тынычрак була, ә алган кеше аны инкарь итә алмас. Әлбәттә, безнең эшләребез еш кына без теләгәнчә бармый, һәм бурыч алган кеше аны вакытында кайтара алмаска мөмкин. Бу очракта акчаның хуҗасы бераз сабыр булып, түбәндәге аятьне хәтерләргә тиеш: «Әгәр (бурычлы) авыр хәлдә булса, аның хәле җиңеләйгәнче көтү (кирәк). Гафу итсәгез, сезнең өчен яхшырак. Әгәр сез (бурычны кичерүнең сезгә нинди зур савап китерәчәген) белсәгез иде!» (Әл-Бәкара сүрәсе, 280нче аять).
Кешеләргә бурычны өлешләтә йә тулысынча гафу итү, йә бурычлы кешенең вакытын кичектерү — Аллаһының рәхмәтенә сәбәп булучы изге гамәл.
Бурычны кайтарганда кешене авыр хәлдә калдырмау — мөселман әхлагының мөһим бер ягы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем авыр матди хәлдә калган кешегә кичектерсә йә аның өстеннән бурычын алса, Аллаһы Тәгалә аны Кыямәт көнендә Үз тәхете күләгәсе белән каплар, Аның тәхете күләгәсеннән башка күләгә булмаганда» (Тирмизи).
Хәзерге заманда кайбер кешеләрдә бурыч алып, аны кайтармау гадәте барлыкка килде. Андый кешеләр бурыч алганда ук аны кайтарырга ният итмиләр, ә бурыч бирүче кеше үз хакын кире сорый башласа, аңа бурычны гафу итәргә өндәгән аятьләрне һәм хәдисләрне китерә башлыйлар. Әбү Һүрайрадан килгән бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Кем кешеләрнең малын алганда аны кире кайтарырга тели, шуның бурычын Аллаһы Тәгалә Үзе кайтарыр, ә кем бурычка алганда аны юк итәргә тели, Аллаһ аның үзен юк итәр!» (Бохари, Ибн Мәҗәһ, Әхмәт). Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Шаһиткә бурычтан башка бөтен гөнаһлары да гафу ителә» (Мөслим).
Кешедән бурыч сорау тик иң соң чара буларак кына рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кеше үзенә сорау ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аңа мотлак фәкыйрьлек ишеген ачар» (Әхмәт).
Ә инде Аллаһ безне бурычка төшү белән сынаган икән, без шунысын белергә тиешбез: бу дөньяда Аллаһы Тәгалә хәл итә алмаган әйберләр юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр синең өстеңдә Сир тавыдай бурыч булса да, Аллаһ синең өчен аны үтәр: «Йә Аллаһ, мине Үз хәләлең белән харамыңнан коткар, һәм Синнән башка кемгәдер мохтаҗ итмә!» (Тирмизи).
Бурычтан котылыр өчен өч әйбер кирәк: беренчедән, кешегә хакын кайтарам диеп ныклы нияттә булу, икенчедән, үзеңә дә тырышу, өченчедән, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, алдан әйткән доганы кабатлау.
Аллаһ Раббыбыз безне һәртөрле дөнья һәм ахирәт фетнәләреннән сакласын! Бурычларыбыз булса дөрес итеп кайтарырга насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia