Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бурятиядә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде

Татарларны Бурятия Республикасы администрациясе башлыгы урынбасары Михаил Харитонов һәм Улан-Удэ шәһәре мэры урынбасары Светлана Трифонова сәламләде.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев федераль округлар буенча татарлар белән очраша. Ул Байкал төбәгенә килде. Бүген Улан-Удэ шәһәрендә Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы җыелды. Биредә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде. Бу турыда БТК сайты хәбәр итте.

ТАССРның 100 еллыгы флагы барлык федераль округлар буенча йөреп чыгачак. Васил Шәйхразиев бу тантаналы чарага башлангыч бирде. Бурятия Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Батталова, Забайкалье крае татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таһир Әгъләмов һәм Иркутск өлкәсе «Татар-башкорт мәдәният үзәге» оешмасы рәисе Рәмис Солтанов үз субъектларының символын беркетте.

Очрашуга җыелучыларга Бурятия татарлары мохтарияте әзерләгән «Сказание о древних татарах» видеоролигы күрсәтелде. Иң беренче сәламләү сүзләрен Бурятия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Батталова ирештерде. Ул Татарстан Республикасы Бурятия татарлары мохтариятенә күрсәткән зур ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

«Ерак Көнчыгышта һәм Себердә без беренчеләрдән булып ТАСССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эстафетасын башлавыбыз символик характерга ия. Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен мөһим булган бу вакыйга Бурятия татарлары милли-мәдәни мохтариятенә 15 ел тулу белән туры килде. 8 миллион татарның 6813е генә Бурятиядә гомер итсә дә, без татар халкының бик тә лаеклы өлеше», — ди Саҗидә Батталова.

Васил Шәйхразиев агымдагы елның мөһим дататаларга, вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды һәм татарлар бу чараларда активлык күрсәтергә тиешлеген искәртте. ТАССРның 100 еллыгы белән котлап, төбәкләрдәге татар оешмаларын төрледән-төрле чаралар үткәрергә чакырды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләрен җиткереп, барлык милләттәшләребезне халык санын алуда активлык күрсәтергә өндәде.

Соңыннан ул татар халкы үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә Татарстан Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды. Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бурятия ттатар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган концерт белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса