Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәлә

Машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

Элегрәк «Бөгелмә авазы» 25 февральдә Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелүе турында хәбәр иткән иде. Шул уңайдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика халкына һава торышы начарланган вакытта сак булу турында искәрттеләр.

Җәяүлеләргә уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш итәләр. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә чаралары һәм навигация приборлары булдыру мөһим. Юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмый торырга киңәш итәләр. Юлда игътибарлырак булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә һәм буран шартларында куркынычсыз булачак тизлекне сайларга кирәклеген искәртәләр.

Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Урамда зыян китерерлек объектлардан ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле.

Бәла-каза булган очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 һәм 101 номерларына шалтыратырга кирәк.  

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса