Булачак сайлауларга бюллетеньнәрне рус һәм татар телләрендә бастыралар
Аларның эчтәлеге һәм формасы турындагы карар федераль үзәк сайлау комиссиясе утырышында расланды.
17,18 һәм 19 сентябрьдә узачак сайлауларга бюллетеньнәрне рус һәм татар телләрендә бастыралар. Бу хакта "Татар-информ" МА, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевка сылтама белән яза.
Билгеле булганча, аларны Татарстан сайлау комиссияләренә Кораллы сак астында 7 сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшырачаклар.
«Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен 2 млн 934 мең 500 бюллетень булдырылачак, аларның берсе Федераль исемлекләр буенча тавыш бирү өчен, икенчесе бер мандатлы округлар өчен файдаланыла», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа