Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар «Минем юл» бөтенроссия конкурсында үз муниципалитетларының инициативасын хуплый ала

2021 елда яңа шәһәр мобильлеге карарларын пилотлаштыруга Россия шәһәрләре арасында "Минем юл" конкурсына сайлап алу игълан ителде. Конкурсның инициаторлары булып яңа проектларны (АСИ) үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия юл фәнни-тикшеренү институты (РОСДОРНИИ) тора.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны Казан, Тәтеш, Болгар, Минзәлә, Баулы, Түбән Кама җибәргән инде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 муниципалитет сайланачак. Аларның территорияләрендә юлларны һәм шәһәр мобильлеген проектлауның халыкара тәҗрибәләрен, шул исәптән велосипед, автомобиль юлларын проектлауның халыкара практикаларын җайлаштыру буенча карарлар пилотлаштырылачак.

Финалист муниципалитетларда әлеге территория өчен актуаль булган яңа шәһәр мобильлеге буенча төп инициативаларны системалы рәвештә гамәлгә кертәчәкләр. Шулай ук җиңүчеләр "Куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында АСИ һәм РОСДОРНИИ дан яңа шәһәр мобильлеге буенча төп прогрессив карарлар һәм практикалар куллану мөмкинлеген алачак. Шул исәптән шәһәр халкын урам-юл челтәрен реконструкцияләү һәм төзү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү стандартын кертәчәкләр.

Конкурста катнашу өчен муниципалитетка 100gorodov.ru платформасында теркәлергә, https://100gorodov.ru/myroad сылтамасы буенча махсус форманы тутырырга кирәк. Шәһәр халкы үз муниципалитетларының инициативасы өчен тавыш бирә ала.

Пилот шәһәрләре өчен тавыш бирү 2020 елның 30 декабренә кадәр булачак. Алга таба, 20 гыйнварга кадәр иң күп тавыш җыйган гаризалар арасыннан конкурс комиссиясе муниципаль берәмлекләрнең 5 территориясен сайлап алачак. Һәм 2021 елда анда юлларны проектлау буенча халыкара практикаларны адаптацияләү буенча карар кабул ителәчәк.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X