«Бугульминская газета» массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе призеры булды
Массакүләм мәгълүмат чараларының «Ышаныч һәм иминлек» XVIII республика конкурсына йомгак ясалды.
«Бугульминская газета» хезмәткәрләре – әлеге конкурсның даими катнашучылары һәм призерлары. Быел да редакциянең юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча эшләренә жюри лаеклы бәя бирде. «Социаль реклама» номинациясендә баш мөхәррир Наталья Панина икенче урынга лаек булды. Бу категориядә беренче урын бирелмәде.
Актив катнашканы өчен («Будни дорог» номинациясендә басма мәкаләләр сериясе) мөхәррир Вячеслав Дементьев Диплом белән бүләкләнде.
2020 елда конкурска җиде номинациядә 308 материал тәкъдим ителгән иде: 78 телевизион сюжет, 53 радиосюжет, матбугатта һәм интернет челтәрендә 172 басма мәкалә, тышкы реклама баннерының биш эскизы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia