Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бугульминская газета” – экстремизмга каршы көрәш темасын яктырткан иң яхшы басма

“Татмедиа” да экстремизмга каршы көрәш сәясәтен яктырту буенча ТРның иң яхшы массакүләм мәгълумат чараларын бүләкләделәр.

 Конкурска 312 гариза җибәрелгән иде.

Тема бик гади түгел. Күргәнебезчә, ул үзенең актуальлеген югалтмый. Бу Татарстан яки Россиядә генә түгел, ә бөтен дөнья өчен уртак  проблема. Без шуны укучыларыбызга җиткерергә тиеш”, – дип билгеләп үтте “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

2020 елда конкурска гаризалар узган елгыга караганда күбрәк бирелгән. Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде: “Массакүләм мәгълумат чараларында иң яхшы публикация, “Экстремистлык тематикасы буенча иң яхшы телесюжет һәм радиосюжет һәм “Яшьләрне интернет аша деструктив берләшмәләргә җәлеп итү буенча ММЧда иң яхшы материал.

Конкурсның приз фонды 455 мең сум тәшкил итте. ММЧда иң яхшы публикация номинациясендә беренче дәрәҗәдәге  дипломны “Бугульминская газета”  редакциясе алды.

Барлык эшләр дә лаеклы һәм төрле планлы булды. Журналист үз статьясында  бу проблеманы төгәл итеп ачып бирергә тише. Экстремизм турында сөйләү генә җитми, җәмгыяттә бу тема гауга чыгармаслык итеп язарга да кирәк,”, – дип нәтиҗә ясады Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Ирина Нижельская.

Ул билгеләп үткәнчә, район журналистикасында үз спецификасы бар, чөнки экстремизм зур шәһәрләрдә түгел, ә зур булмаган бистәләрдә һәм авылларда үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса