Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә егете батутта сикерү буенча халыкара турнирда җиңде

Тимур Бәхтияров синхрон сикерүдә иң яхшысы булды.

Витебскта батутта сикерү буенча халыкара ярышлар тәмамланды. Турнир Беларусь Республикасының атказанган тренеры Валерий Вагель истәлегенә багышланды анда Беларусь, Россия һәм Азәрбайҗаннан ике йөздән артык спортчы катнашты. Катнашучылар индивидуаль, синхрон һәм катнаш синхрон сикерүләрдә дүрт яшь категориясендә чыгыш ясадылар.

Россия җыелма командасы данын милли команда составында Бөгелмәдән яшь батутчы Тимур Бәхтияров яклады.

1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе вәкиле синхрон сикерү дисциплинасында батутта сикерү буенча халыкара ярышларда җиңүче булды. Шулай ук бөгелмәле батутта катнаш синхрон сикерүдә бронза медаль яулады.

Спортчының тренеры Ландыш Кагенова.

ФОТО: 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6