Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Бөгелмәдә Сабантуй бәйрәме үткәрелә

Сабантуй аланында күргәзмәләр һәм сәүдә рәтләре тәкъдим ителде.

Бәйрәм мәйданчыклары һәм күргәзмәләре иртәнге сәгать 9дан эшли башлады. Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәләре, шулай ук «традицияләрне саклаучылар» ишегаллары оештырылды.

Үзәк мәйданда бәйрәм кунаклары сувенирлар һәм гамәли иҗат эшләнмәләре сатып ала, шулай ук «Бугульминская газета» һәм «Бөгелмә авазы» район басмаларына язылу яисә «Татмедиа»АҖ журналларын һәм китапларын сатып ала алды.

Бәйрәмне ачу тантанасы 10 сәгатьтә узды, шуннан соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Шулай ук бөгелмәлеләрне «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин катнашында концерт белән дә сөендерделәр.

Традицион рәвештә теләүчеләр спорт программасында катнашып истәлекле бүләкләр оттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса