Бу ял көннәрендә Бөгелмәдә ачык һавада комедияләр күрсәтәчәкләр
Кино күрсәтү җомга һәм шимбә көннәренә планлаштырылган.
Бөгелмә муниципаль районы «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге Бөгелмә шәһәре халкын һәм кунакларын Кызыл Армия урамындагы мәдәният һәм ял паркына ачык һавада кино карарга чакыра:
21 август көнне 19.30 сәгатьтә – «Домовой» гаилә комедиясе (яшь категориясе 6+)
22 августта 19.30 сәгатьтә – «Семь ужинов» комедиясе (яшь категориясе 12+)
Керү ирекле. Һава шартлары начарайган очракта, сеанс булмаячак).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа