Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бу көздә Бөгелмәдән 90 егетне хезмәткә чакырачаклар

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы җыелма пунктына барлыгы 8 тапкыр озату планлаштырылган.

Быел Россиядә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру 1 ноябрьдә башланды. Бөгелмәдә 2022 елгы көзге кампания барышында хезмәт итү урыннарына барлыгы 90 егет җибәреләчәк. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә үткән атналык киңәшмәдә Бөгелмә шәһәренең һәм Бөгелмә районының хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов хәбәр итте.

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы җыелма пунктына барлыгы 8 тапкыр озату планлаштырылган. 33 бөгелмәле инде Казанга җибәрелгән. Чираттагы озату 17 ноябрьдә булачак, аның барышында солдатлар Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсенә - шефлыкка алынган хәрби частькә китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса