Бу – без яши торган дөнья
Шәһәребезнең Гаилә китапханәсендә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, "Бу - без яши торган дөнья" дип аталган махсус дәрес узды. 38 нче "Алтын күч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ул дәрестә Шәфкатьлелек иленә сәяхәткә "чыктылар". Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең гаңәеп мөмкинлекләргә ия булуын күреп, ныклыкларына, сабырлыкларына һәм рухи көчләренә сокландылар. Кыенлыкларга карамастан, инвалидлар актив...
Шәһәребезнең Гаилә китапханәсендә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, "Бу - без яши торган дөнья" дип аталган махсус дәрес узды.
38 нче "Алтын күч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ул дәрестә Шәфкатьлелек иленә сәяхәткә "чыктылар". Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең гаңәеп мөмкинлекләргә ия булуын күреп, ныклыкларына, сабырлыкларына һәм рухи көчләренә сокландылар. Кыенлыкларга карамастан, инвалидлар актив тормыш белән яшиләр, спорт, иҗат белән шөгылҗләнәләр, зур уңышларга ирешәләр.
Балалар үзләре дә күзләре бәйләнгән хәлдә биремнәрне үтәп, күрмәүче кешеләрнең нинди кыенлыклар кичерүен үзләрендә сынап карадылар. Сукырлар өчен чыгарыла торган Брайль шрифтлы китапларны кызыксынып карадылар. Доктор Айболит нинди һөнәр ияләренең күзләренә көч килүе турында бик аңлаешлы итеп сөйләде, нәниләр белән физкультура күнегүләре ясады. "Балалр бу дәрестә бер-береңә игътибарлырак, шәфкатьлерәк булырга кирәклеген адладылар", - ди баш китапханәче Айсылу Нуретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia