Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бу атнада бөгелмәлеләрне 2 ял көне көтә

Бу безнең республика бәйрәмнәре календаренда мөһим көннәр.

Бу атнада-4 һәм 6 ноябрьдә – татарстанлыларны 2 ял көне көтә. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнереспубликабыз бәйрәмнәре календаренда мөһим көннәр.

4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 11.00 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә «Мәңгегә бергә булыйк!», 15.00 сәгатьтә Техника йортында «Татулык, бердәмлек, ышаныч» дигән бәйрәм концерты була.

Белешмә өчен:

Халыклар бердәмлеге көне — Россия дәүләт бәйрәме. 4 ноябрьдә, 2005 елдан башлап, билгеләп үтелә. 1612 елның бу көнендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары штурм белән Мәскәүне поляк интервенцияләреннән азат итеп, бөтен халыкның каһарманлык һәм бердәмлек үрнәген күрсәтеп, Кытай-шәһәрне алалар.

Татарстан Республикасы Конституциясе — Татарстан Республикасының төп законы. 1992 елның 30 ноябрендә ТР Законы (1665-XII номерлы) белән гамәлгә кертелде. Татарстан Конституциясе 7 бүлектән һәм 126 маддәдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса