Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөтенроссия конкурсы лауреатлары

Уфада “Милләт анасы – хатын-кыз” Бөтенроссия конкурсы лауреатларын бүләкләделәр.

Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте уздырган бу бәйге Россия төбекләренең һәм БДБ илләренең 500дән артык хатын-кызын берләштерде. Шуларның 150се финалга чыкты.

Чарада Бөгелмә шәһәрендә яшәүче, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, өч бала анасы, алты онык әбисе Римма Кадыйрова, һәм күп балалы әни, тренер-инструктор, “Кониленд” ат-прокат клубы хуҗасы Гөлнара Галиева катнаштылар.

Бөгелмәлеләр “Хатын-кыз – ана” һәм “Хатын-кыз – эшкуар-ханым” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

Аларга дипломнар, бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Моннан тыш, Римма Кадыйрова конкурсның иң югары бүләге – “Милләт хатын-кызы” медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса