Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында
Узган ел 64 бөгелмәле исәпкә алынган, шуларның дүртесе – балалар.
24 мартта бөтен дөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтте.
Туберкулез – дөньяда йогышлы авырулардан үлүчеләр саны артуның әйдәп баручы сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу авырудан дөньяда көн саен 4 500гә якын кеше үлә, ә 30 000 кеше аның белән авырый башлый.
2018 елда Татарстан Республикасында туберкулезның 1 154 яңа очрагы теркәлгән. Безнең диспансерда 144 пациент исәптә тора, ягъни яңадан ачыкланучылар һәм үзара элемтәдә торучылар.
Узган ел 64 бөгелмәле исәпкә алынган, шуларның дүртесе – балалар. Быел тагын җиде яңа очрак теркәлгән, аларның икесе – яшүсмерләр. Балаларда туберкулез авыруы бик авыр үтә. Чөнки аларның әлегә иммунитеты ныгымаган.
Узган ел тубдиспансерда капиталь ремонт үткәрдек. Проект буенча түбәсен алыштырдылар, фасадны яңарттылар. Эш кабинетларында тәртип урнаштырдылар. Балалар һәм өлкәннәрне кабул итү аерым алып барыла. Лаборатория эшләп тора. Диспансер яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Сәламәтлекне саклар өчен күп кирәк түгел. Бары елга ике тапкыр флюорография тикшерүен үтәргә генә кирәк, аны ярдәмендә бит авыруны башланган чорында ук ачыкларга мөмкин, - дип өстәде Бөгелмә шәһәре мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа