Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бозылган ашамлык алсаң нишләргә?

Барыннан да элек, алган әйберне кибеткә кайтарырга куркырга кирәкми. Бу очракта "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон сезнең яклы. Закон нигезендә, кулланучы хокукы бозылуы ачыкланган очракта, җитешсезлекләре булган товарны шул ук маркадагы товар белән алыштыру яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайчак ашамлыкнын кулану вакыты чыкмаса да, ул бозылган була,...

 

Барыннан да элек, алган әйберне кибеткә кайтарырга куркырга кирәкми.

Бу очракта "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон сезнең яклы. Закон нигезендә, кулланучы хокукы бозылуы ачыкланган очракта, җитешсезлекләре булган товарны шул ук маркадагы товар белән алыштыру яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайчак ашамлыкнын кулану вакыты чыкмаса да, ул бозылган була, бу да аны кайтару яки алмаштыру өчен сәбәп була ала, мәсәлән аны сатуга чыгарыр алдыннан дөрес сакламаган очракта. Моның өчен сатучыга ашамлыкнын шушы кибеттән алынганын раслаучы чекны курсәтергэ кирәк. Әгәр дә сез касса чегын югалткансыз икән, элеге фактны раслау өчен шаhитлар курсәтмәсенә таянырга була. Сатучы сез тәкъдим иткән даимнәрне дә кире каккан очракта язмача белдереп анда барлык дәгъваларыгызны курсәтә аласыз hәм закон үтәлешен таләп итәсез. Дәгъвә 2 данәдә төзелә: берсе сатучы өчен, икенчесе үзегездә кала. Сатучы сезенең таләпләрне үтәмәгән очракта, хокукларыгызны яклау өчен, кузәтү органы hәм судка шикаятъ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз: сез теләсә нинди очракта, хәтта ташлама белән алган булсагыз да, сыйфатсыз ашамлыкны кире кайтарырга хокуклы."

Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында «Татарстан Республикасы (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе филиалы юрисконсульты Р.Р.Фазылова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса