Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бозда сак булыгыз!

Быел салкыннар гаять көчле булса да, кыш көне дә боз өстеннән йөргәндә кешегә шактый ук куркыныч яный. Шуңа күрә дә теге яки бу сулык тирәсендә булганда, боз өстеннән үтеп йөрергә туры килгәндә, билгеле бер саклык чараларын күрү файдага гына булачак. Бу хакта белгеч - 21 нче янгын сүндерү часте инженеры...

Быел салкыннар гаять көчле булса да, кыш көне дә боз өстеннән йөргәндә кешегә шактый ук куркыныч яный. Шуңа күрә дә теге яки бу сулык тирәсендә булганда, боз өстеннән үтеп йөрергә туры килгәндә, билгеле бер саклык чараларын күрү файдага гына булачак. Бу хакта белгеч - 21 нче янгын сүндерү часте инженеры Ю. Шәйхетдинова фикерләренә колак салу урынлы булыр.

Боз өстеннән үтәргә туры килсә, калынрак урынны сайлагыз (100 килограмм авырлыкны күтәрер өчен бозның калынлыгы 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш). Чаңгыда булсагыз, бозга кергәндә, аның аяктагы эләктергечләрен ычкындырып кую кирәк. Аяк астына бик тә игътибарлы булу сорла. Кешеләр төркемләп бара икән, аларның арасы кимендә 5 метрлап булырга тиеш. Кулыгызда озын бау, яисә берәр колга булу яхшы.

Ә инде боз ватылып, суга чумасыз икән, башта авыр әйберләрне ташлагыз, аннары ярдәм сорап кычкырыгыз, үзегез егылып төшкән якка таба хәрәкәт итәргә тырышыгыз, колачны җәеп, аякны боз өстенә ташлап, тәгәрәп чыгыгыз, үзегезнең эз буйлап кына ярга таба барыгыз. Барган көйгә генә киемегезне салып сыгыгыз, тизрәк якындагы җылы урынга ашыгыгыз.

Белеп торыгыз: завод, яисә башка предприятиеләрдән юынтык сулар агып төшә торган җирләр, чишмә чыга, елга-инеш коя торган урыннар, яр буйлары, агым көчле булган, шулай ук камыш үскән тирәләр бозның куркыныч урыннары булып санала.

Сакланган - откан, ди безнең халык. Шуңа да, бозга кергәнче, аннан ничегрәк чыгарыңны уйларга кирәк.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса