Болытлы көндә – кояшлы бәйрәм
Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады.
Балаларны яклау көне – якты һәм изге бәйрәм. Һәр елны бу көнне “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен әкият персонажлары белән төрле чаралар оештыралар, күңелле конкурслар, куыклар белән уеннар үткәрәләр, асфальтта төсле акбур белән рәсем төшерәләр.
Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады.
“Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру кысаларында, “VIP PERSONA” такси оешмасы (ИП Уфимцева Анастасия) мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне бушлай машинада йөртте, бу гаиләләр театральләштерелгән хәйрия тамашаларына чакырылган иде. Алар А.В. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында – “Денис хикәяләре” һәм Татар мәдәният үзәгегендә “Мактанчык әтәч” тамашасын карадылар.
Кызыклы күңел ачу программасы балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Альбина ЛАТЫЙФУЛЛИНА, логопед.
Е. Елизарова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа