Бөгелмәнең иҗтимагый киңлекләрендә #Бөгелмәсезоны старт алды
Мәдәният учреждениеләре концертлар, күңел ачу һәм уен программалары, конкурслар, ачык һавада кино күрсәтүләр, мастер-класслар уздырачак.
Традицион рәвештә җәй айларына шәһәрдә бай мәдәни программа әзерләнгән, ул сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар яңа һәм инде барыбызга да таныш булган, бөгелмәлеләр яратып өлгергән вакыйгаларны үз эченә алачак.
Мәдәният учреждениеләре концертлар, күңел ачу һәм уен программалары, конкурслар, ачык һавада кино күрсәтүләр, мастер-класслар уздырачак. Чаралар һәр шимбә саен 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш мәйданчыгындагы оештырылачак: үзәк мәйдан, Техника йорты алдындагы мәйдан, Балалар паркы һәм Кызыл Армия урамындагы парк, Гашек урамының җәяүлеләр зонасы.
12 июньдә –“Һөнәрче Бөгелмә” фестивале, 19 августта - II “Бал бәйрәме” бал һәм этномода фестивальләре, 26 августта Гашек урамының җәяүлеләр зонасында “Китап укучы Бөгелмә – 2023” китап культурасы фестивале узачак.
Бөгелмә вакыйгалары афишасы һәр атна саен “Бөгелмә авазы” газетасында һәм безнең социаль челтәрләрдә #Бугульминскиесезоны хэштегы белән бастырылачак.911:32
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа