Бөгелмәнең 18нче “Кыңгырау” балалар бакчасы – балаларның көлүе, бәхет һәм игелекле елмаюлар хакимлек итә торган дөнья
Монда һәр бала үзен рәхәт хис итә
Оршанская урамындагы 16нчы йортта урнашкан оешма 1962 елда барлыкка килә. Ул үзенең 60 еллыгын 2022 елда билгеләп үтте, озак вакыт буена Кирзавод районында яшәүче халыкның берничә буынына хезмәт күрсәтә.
Бер команда
Мәктәпкәчә белем бирүнең үз үзенчәлекләре бар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе вазыйфасы кешедән барыннан да элек коллективта эшне оештыручы, яхшы идарәче һәм хуҗалыкчыл булу осталыгын таләп итә — 21 ел инде шушы эшне алып баручы Раушания Гаптрахманова кебек. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдәге зур уңышлары, тәрбия процессын камилләштерүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул бөтенроссия, республика һәм шәһәр дәрәҗәләрендәге Мактау грамоталары, шулай ук «Мәгарифтә казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
18нче балалар бакчасы мөдире вазыйфасын Раушания Илгиз кызы 2002 елдан бирле башкара. Күп еллар дәвамында ул аны үзенең икенче йорты, ә коллективны дус гаилә һәм фикердәшләр дип санарга күнеккән.
— Балалар бакчасына мин 30 ел элек эшкә килдем. Тәрбияче булып урнаштым, бераздан татар теле укытучысы вазыйфасына күчтем, ә тагын берничә елдан миңа мөдир урынын тәкъдим иттеләр, — дип сөйли җитәкче. — Чәчәкләр дөньясында кыңгырау чәчәге — ачыклык, шатлык һәм наз символы. Безнең учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә үз тәрбияләнүчеләренә үсемлекләргә караган кебек сак карыйлар: җылылык, мәхәббәт һәм кайгырту белән.
Хәзерге вакытта безнең балалар бакчасына 99 бала йөри, алты төрле яшьтәге төркем эшли. Башта анда бары тик гомуми үсеш алучылар гына булган, хәзер менә икенче ел инде психик үсешләрендә тоткарлыклары булган балалар өчен дә коррекцион төркем эшли. Бездә 12 тәрбияче, өлкән тәрбияче, татар теле укытучысы, ике музыка җитәкчесе, логопед һәм дефектолог бар.
Балалар бакчасы зур түгел, ләкин монда бик уңайлы, чиста, якты һәм матур. Коридорларда балалар иҗат эшләренең даими алмашынып торган күргәзмәләре урнаштырылган. Диварларны әкият сюжетлары һәм аңны үстерә торган пособиеләр бизи. Һәр төркемдә зур булмаган почмак-музей бар.
Үз эшчәнлекләрендә педагоглар иң инновацион методикаларны кулланалар: балалар бакчасы заманча ярдәмлекләр һәм мультимедиа җиһазлары белән җиһазланган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә физкультура белән берләштерелгән музыка залы бар, ә тагын — Марина Вениаминовна Мохина җитәкчелек иткән бик яхшы җиһазландырылган медицина кабинеты.
Балалар бакчасы педагоглары — балаларны тәрбияләү һәм укыту эшенә бөтен йөрәкләрен бирүче яхшы белгечләр. Биредә Галина Александровна Савенкова, Ирина Николаевна Кирхиева, Светлана Юрьевна Амосова, Екатерина Павловна Козлова, Зөлфия Рәшит кызы Гыйззәтуллина һәм башка тәрбиячеләр уңышлы эшлиләр.
Иң яхшысы — балаларга
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе — уникаль система, ул кечкенә балаларны тәрбияләүне, карауны, тукландыруны, укытуны һәм сәламәтләндерүне тәэмин итә. Шундый структураларның бик азы гына шулай күпфункцияле. Әлбәттә, ул нәтиҗәле эшләсен өчен, аның эш кагыйдәләрен төгәл формалаштырырга кирәк. Һәм бу кагыйдәләр «Кыңгырау» балалар бакчасында бар:
— Безнең эштә иң мөһиме — дисциплина һәм чыдамлык, ә иң кадерле һәм әһәмиятле кеше — бала! — дип раслый балалар бакчасы җитәкчесе. — Барлык балалар да, ата-аналары кебек үк, төрле. Безгә теләсә нинди кыенлыкларга түземлек белән карарга, һәр балага һәм аның вәкиленә индивидуаль якын килү юлын табарга кирәк.
«Кыңгырау» балалар бакчасында бердәм фикердәшләр коллективы эшли. Учреждениедә балаларның интеллектуаль һәм физик үсешенә, әхлакый-патриотик һәм милли тәрбиягә зур игътибар бирәләр.
— Безгә төрле милләт балалары: татарлар, руслар, чуашлар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар һәм башкалар йөри. Бу нәниләргә аралашырга һәм дуслашырга комачауламый. Без балаларда туган илебезгә, республикабызга һәм, әлбәттә, үзебезнең кече Ватаныбыз — Бөгелмәгә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышабыз, — ди Раушания Гаптрахманова.
Тәрбиячеләр балалар белән бергә җырлыйлар, бииләр, пластилин әвәлиләр, рәсем ясыйлар, бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Педагоглар күп санлы үсеш дәресләре оештыралар: балалар өчен кызыклы иртәләр, музыкаль һәм спорт күңел ачу чаралары әзерлиләр һәм үткәрәләр. Һәрбер төркемдә һәр дәресне балаларның шәхси үзенчәлекләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып оештыралар.
— Берничә ел элек бакчада уздырган көннән соң баланы алырга килгән ата-аналарның баласына беренче соравы: «Ә син бүген нәрсә ашадың?» — булса, ә хәзер: «Нәрсә эшләдең, нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсә белдең?» Бу бик сөендерә, — дип сөйли «Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире.
Балалар бакчасы хезмәткәрләренең эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ата-аналар белән кулдашлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга юнәлдерелгән. Әниләр һәм әтиләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә үсеш мохитен тудырырга ярдәм итәләр. Балалар бакчасында даими рәвештә конкурслар уза, ата-аналар да аларның актив катнашучылары булалар.
Казанышлар һәм планнар
18нче балалар бакчасы үзе дә һөнәри конкурсларда актив катнаша. 2021 елда учреждение республика грантына ия булды. Бүләкләү суммасы — ярты миллион сум. Акчаны кирәкле җиһазлар сатып алу өчен кулланганнар.
Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре район, республика һәм федераль масштабтагы конкурсларда уңышлы катнашалар, югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәләр. Тәрбияче Анастасия Горбанева «Открытие — 2023» муниципаль һөнәри конкурсында җиңде, ә педагог Светлана Крахмалецның тәрбияләнүчесе Богдан Хәлиуллин «Укытучы-остаз-дус!» республика иҗат эшләре конкурсында беренче урынны яулады.
Балалар бакчасы һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрү мәйданчыгы булып тора.
«Кыңгырау» балалар бакчасы белгечләре хезмәттәшләре белән үз тәҗрибәләре, эшләнмәләре һәм казанышлары белән теләп уртаклашалар.
18нче «Кыңгырау» балалар бакчасы җитәкчесенең һәм хезмәткәрләренең тагын да яхшы идеяләре күп, аларны тормышка ашырырга телиләр.
— Без балалар бакчасының шәһәрдә генә түгел, республикада да иң яхшыларның берсе булуына омтылачакбыз! — диләр учреждение хезмәткәрләре.
ФОТО: Римма БАРАТОВА, 18нче «Кыңгырау» балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа