Бөгелмәлеләрне «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара фестиваленә чакыралар
Бәйрәм ахырында катнашучылар «Ак чык» нәфис фильмын карый алачак.
2023 елның 12 июнендә 15.00 сәгатьтә Бөгелмәдә «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара традицион һөнәрләр фестивале узачак. Фестиваль инде бишенче тапкыр – Бөгелмә районы Башкарма комитеты һәм «Татнефть» ААҖ ярдәме белән үткәрелә.
Фестивальдә чакырылган кунаклар – А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «Красная горка» Казан ансамбле чыгыш ясаячак. Бәйрәм ахырында катнашучылар «Ак чык» нәфис фильмын карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа