Бөгелмәлеләргә районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны тәкъдим иттеләр
Ул Дамир Фәттахов булды.
Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак.
Аны билгеләү өчен депутатлар Бөгелмә районы советының 45нче чираттан тыш утырышында тавыш бирде.
Яңа җитәкче вазыйфаларын башкаручыны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Парламент спикеры сүзләренә караганда, кандидат республикага яхшы таныш: ул төрле вакытта муниципаль һәм дәүләт хакимиятендә төп вазифаларны башкарган. 2009 елдан 2016 елга кадәр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясен җитәкләгән, аннары башкаланың башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары булып эшләгән. 2018 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән, аннан соң Мәскәүдә Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары булган. Соңгы ярты елда «Зарница» җитештерү берләшмәсе президенты киңәшчесе булып хезмәт итте.
«Фәттахов — нык хуҗалыкчы, Кириенко губернаторлар мәктәбен тәмамлаган. Тәҗрибәсе һәм элемтәләре ярдәмендә ул районга җитди проектлар җәлеп итә алачак, дип ышанам», — дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушу нигезендә Дамир Фәттаховның кандидатурасы Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителде. Спикер аның кандидатурасын депутатлар, җәмәгатьчелек һәм халык хуплаячак, дип ышаныч белдерде.
Мөхәммәтшин чыгышында милләтара татулыкны, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен саклауның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук күпмилләтле җәмгыятьне үстерүдә Татарстанның башка төбәкләр өчен үрнәк буларак ролен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа