Бөгелмәлеләр «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенында җиңүчеләр исемлегенә керде
Ярышлар Алабугада узды.
Алабугада "Аҗаган 2.0"хәрби-патриотик уенның зональ этабы тәмамланды. Чарада 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар, шулай ук көллият һәм техникумнарның 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге укучылары катнашты.
Бөгелмәне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, 1нче мәктәп һәм 3нче урта мәктәп укучылары, һөнәри-педагогика көллияте студентлары тәкъдим итте. Балалар үзләренең бердәмлекләрен, командада эшли белүләрен һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә кадетлар командасы һәм 1 нче мәктәп вәкилләре үз яшь категорияләрендә икенче урыннарны алдылар. Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары урта һөнәри белем бирү командалары арасында өченче урынны яуладылар. Медикларның шәхси ярышларында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте укучылары беренче, саперлар икенче урынны алдылар.
ФОТО: кадет интернат-мәктәбе, һөнәри-педагогик көллият архивы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia