Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр җылылык белән тәэмин итү сораулары буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар

Иң күп шикаятьләр капиталь ремонт ясалган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән килә.

Бөгелмәдә җылыту сезоны сентябрьдә үк башлануга карамастан, социаль челтәрләрдә яшәүчеләрдән фатирларда җылылык җитмәүгә мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр мэры Линар Закиров хәбәр итте. Иң күп шикаятьләр капиталь ремонт ясалган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән килә.

Линар Закиров бөгелмәлеләрнең социаль челтәрләрдә тасвирланган һәр факты буенча, шулай ук коммуналь предприятиеләрнең диспетчерлык хезмәтләренә кергән гаризалар буенча комиссияләр чыгып, адреслы тикшерүләр үткәрергә кушты.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты каршында җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшли (тел.4-38-65 доб.143). Җылылык белән тәэмин итү сораулары буенча гаризаларны идарәче компанияләр дә кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса