Бөгелмәлеләр хаҗга китәчәк
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов диндәшләренә йолаларны үтәү буенча үз үгет-нәсихәтләрен бирде, төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды, шулай ук хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә быел мөбарәк Мәккәгә «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы белән хаҗ кылу өчен барачак хаҗилар өчен дәрес үтте. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов диндәшләренә йолаларны үтәү буенча үз үгет-нәсихәтләрен бирде, төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды, шулай ук хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2023 елда республикадан хаҗга «ТР мөселманнары Диния нәзарәте» ҖЧҖнең рәсми хаҗ-операторы программалары буенча барлыгы 1800 Хаҗи барачак. Быел «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» программасы буенча хаҗга сигез бөгелмәле китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа