Бөгелмәлеләр шахмат турнирлары сериясеннән медальләр алып кайттылар
Ярышларда Татарстанның һәм Башкортстанның ун шәһәреннән 18 команда катнашты.
24-29 майда Кама аръягы Гран Присының 18нче сериясенең II региональ турниры узды. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның 10 шәһәреннән 18 команда катнашты.
Бөгелмәнең “Юность” спорт мәктәбе командалары өлкән һәм кече турнирларда җиңүче булдылар. Кече зачетта Бөгелмәнең икенче “Созвездие” командасы дүртенче булды, Лениногорск командасыннан ярты гына очкога артта калды.
Бөгелмәлеләр шәхси зачетта да алдынгылар рәтенә керделәр. Барлык командалар һәм катнашучылар грамоталар, медальләр, кубоклар, истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа