Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр «ЭКОяз 2025» акциясенә актив кушыла

Традицион республика конкурсы 1 апрельдә старт алды.

Быел проект Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. «Экояз» экологик квест форматында уза, һәр атнада катнашучыларны яңа биремнәр көтә. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

Конкурсның беренче атнасы — кошларга ярдәм итү. Бөгелмә мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сыерчык оялары, җимлекләр ясыйлар һәм аларны агачларга элеп куялар. Педагоглар кошларның файдасы турында әңгәмәләр үткәрәләр, табигатькә сакчыл караш турында искә төшерәләр,

Җирдәге барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса