Бөгелмәле дзюдо буенча ярышларда призер булды
«Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Миләүшә Сәлимҗанова көмеш медаль яулады.
Казанда 2015-2016 елгы кызлар арасында дзюдо буенча ачык турнир узды. Ярышлар «Принцесса татами» дип аталган.
Бөгелмә вәкиле, «Юность» спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге спортчысы Миләүшә Сәлимҗанова турнирда икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia