Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле чит кеше милкен урлаган өчен шартлы срок алды

Гаепләнүче үз гаебен таныган, кылган эшендә тәүбә иткән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше (банк счетыннан, шулай ук электрон акчаларга карата кылынган чит кешенең мөлкәтен яшерен рәвештә урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 23 сентябрендә 21 сәгать 30 минуттан 01 сәгать 00 минутка кадәр вакыт аралыгында ТР Бөгелмә шәһәренең Кызыл Армия урамындагы 35нче йортта булганда, гаепләнүче зыян күрүче исеменә ачылган банк картасын урлап, аның акчасына яшерен рәвештә товар сатып алган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган, кылган эшендә тәүбә иткән.

Суд хөкем ителүчегә шартлы рәвештә 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Залаков И.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса