Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдән тагын 10 хәрби хезмәткә чакырылучы хезмәткә озатылган

Бу инде көзге чакырылыш-2022 кысаларында бишенче тапкыр җибәрелү.

Бөгелмәдән 10 егет һәм кыз хезмәт итү урыннарына озатылды. Бу инде көзге чакырылыш-2022 кысаларында бишенче тапкыр җибәрелү.

Егетләрне озатырга туганнары, якыннары, дуслары килде. Моннан тыш, шәһәр һәм район хакимияте, руханилар вәкилләре, шәһәр һәм районның хәрби комиссары да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Инде 2-3 көннән сезнең хезмәт башланачак. Уйламыйча эшләмәвегезне үтенәм. Лаеклы хезмәт итегез, туган шәһәрегезне, туган республиканы сынатмагыз. Без сезнең белән горурланабыз, изге юлга, кадерле хәрби хезмәткә чакырылучылар», - дип мөрәҗәгать итте Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса